Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәннәре Михаил Александрович Жужгов 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итә. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова һәм Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов котлады.

Михаил Александрович Пермь өлкәсенең Большие Кисели авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. 1941 елда һөнәри училище тәмамлый. Сугыш елларында кочегар, машинист булып эшли. Сугыштан соң Екатерина Петровна Винникка өйләнә һәм гаиләсе белән бергә Башкортостан Республикасының Янаул шәһәренә күчеп килә. Паровоз депосында машинист булып эшли. 1994 елда гаилә Яр Чаллыга күчә. Лаеклы ялга чыкканчы Михаил Александрович " Бөгелмә” техник хезмәт күрсәтү пунктында машинист булып эшли. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, ике оныгы бар.

Михаил Жужгов "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 26 октябрь 2018, 15:08