Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә һәм автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара оештырылды. Бәйрәм чарасы Сара Садыйкова исемендәге концерт залында узды. Ветераннарны һәм тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин котлады.

Ринат Абдуллин ассызыклаганча, юллар – шәһәрнең йөзе: «Бу өлкәдә эшләүчеләр һәр көн шәһәребез яхшырак, матур, куркынычсыз булсын өчен зур көч куя. Безнең юл хезмәткәрләре республикада иң яхшылары. Без эшнең нинди зур күләмдә башкарылуын күрәбез. Мөгаен, барыгыз да шәһәрнең үзгәрүен күреп торадыр. Юллар – шәһәрнең йөзе. Халыкның яхшы кәефе дә юллар сыйфатына бәйле. Чаллыда автомобиль транспорты һәрвакыт алдынгы, лидер булды. Бу автобус һәм пассажирлар элемтәсе, халыкны ташучылар да. Барысыннан да иртәрәк торып, халыкны эшкә алып баралар. Сез, шәһәрне югары  рейтингларга күтәрүчеләр».

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы Россиянең транспорт үтемлелеге буенча 150 шәһәре арасында 18 нче урынны, шулай ук 2017 ел нәтиҗәләре буенча ГХФ юллар сыйфаты рейтингында 12 нче урынны алды.

Хәзерге вакытта 10 мең кеше автомобиль транспорты тармагында һәм 5 меңгә якын кеше юл хуҗалыгы тармагында эшли.

Юл тармагы ветераннарын һәм белгечләрен Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының, шәһәр мэры һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм кунаклары чара башланыр алдыннан шәһәр һәм КАМАЗның беренче төзүчеләренә багышланган стела өчен тавыш бирә алдылар. Сүз ГЭС бистәсендә, шәһәргә керү юлында урнаштырырга планлаштырылган монументаль комплекс турында бара. Шәһәр халкына сайлау өчен берничә проект тәкъдим ителде.

Җомга, 26 октябрь 2018, 17:01