Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы тимер юл вокзалына 30-31 октябрьдә «РЖД» ААҖнең күчмә күргәзмә комплексы килә. Бу тимер юл транспорты, нанотехнологияләр, Ватан энергетикасы, заманча кадрлар әзерләү өлкәсендә алдынгы чишелешләрнең киң спектрын тәкъдим итүче махсус поезд.

Теләүчеләр көн дәвамында тимер юл транспортының тарихы һәм үсеш перспективалары, Россиянең тимер юл тармагы өчен алдынгы эшләнмәләр һәм илнең иң эре компанияләренең инновацион проектлары белән таныша алачаклар. Квалификацияле белгеч-экскурсоводлар чаллылыларны экспозиция белән таныштырачак. Эш вакыты 10:00нан 19:00 сәгатькә кадәр.

Күргәзмә поезды Россиянең бөтен тимер юллары челтәре буенча даими рәвештә йөреп тора, ә аның экспозициясе даими рәвештә яңартыла, ул Россия тимер юлларын тирәнтен модернизацияләү барышында кулланыла торган өр-яңа карарлар күрсәтә.

Сишәмбе, 30 октябрь 2018, 16:36