Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

18 ноябрьгә кадәр шәһәр һәм КАМАЗның беренче төзүчеләренә багышланган стела проекты өчен тавыш бирү дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта 7055 кеше үзенә ошаган вариант өчен тавыш биргән. Тавыш бирүне 18 октябрьдә Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе башлап җибәрде. Тавыш бирү "Вконтакте” шәһәрнең иң эре пабликаларында да башланды. Бу вакыт эчендә проектларны караучыларның гомуми саны 67 меңне тәшкил иткән.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча лидер булып скульптор Владимир Нестеренко тора. Икенче урында Николай Сарапулов тәкъдим иткән 5 нче вариант. Өченче урынны 4.1 нче вариант белән «КАМАЗ кеше хезмәте җимеше»дип аталган стела били.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер тавыш бирүне онлайннан тыш, башкача да бирү каралган. КАМАЗ ветераннар Советы үтенече буенча, аларның офисында махсус тартмалар урнаштырылган. Үз тавышыңны эш көнендә 8:00 дән 17:00гә кадәр 1/06 бинасында (офис 128) бирергә мөмкин.

Шимбә, 27 октябрь 2018, 10:14