Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе спорт залында Эчке эшләр министрлыгы ветераннары өчен спорт бәйрәме оештырылды. Ярышлар Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көненә багышланды. Элеккеге оперативниклар, участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәт вәкилләре шахмат, бильярд һәм өстәл теннисында көч сынашты.

Чәй өстәле артында «Динамо» җәмгыятенең спорт мәйданчыкларында җиңүләре турындагы хатирәләр белән уртаклаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урында - «Электротехнический» полиция бүлеге командасы»; 2 урында - «Автозавод» һәм 3 урында - «Үзәк» полиция бүлеге командалары.  

Шимбә, 27 октябрь 2018, 10:49