Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, шәһәр территориясен чистарту һәм яшелләндерү чараларында дүрт меңгә якын кеше, 117 оешма, 23 берәмлек техника катнашты. 657 га мәйдан көнкүреш һәм үсемлек калдыкларыннан чистартылды, 2489 куб.м чүп чыгарылган. 1279 агач һәм куак утыртылды: миләш, тау чыршылары, нарат һәм башкалар.

Санитар-экологик айлык кысаларында барлыгы 10 чәршәмбе һәм 4 шимбә өмәсе үткәрелде. Шәһәр территориясен җыештыру һәм яшелләндерү чараларында 36400 кеше, 1500 дән артык оешма, 320 берәмлек техника катнашты. 3890 га шәһәр территориясе чистартылды, 1250 кубометр көнкүреш һәм үсемлек калдыклары чыгарылды.

Җиңүнең 40 еллыгы, Һади Такташ, Татарстан, Раскольников урамнары буенча 6,1 га мәйданда газон рәткә китерелде, 11288 агач һәм куак утыртылды. 71 мең кв м чәчәк түтәлләре чистартылды һәм казылды, 113 кг чәчәк культуралары орлыгы җыелды. 1562 куб. м ком әзерләнде, чәчәк түтәлләре өчен 180 куб.м грунт китерелде. 10,6 мең агач һәм 41,1 мең куак киселде, 372 яңгыр кабул итү коелары чистартылды.

Шимбә, 27 октябрь 2018, 13:19