Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                Кадерле чаллылылар, хөрмәтле комсомол ветераннары! 

     Сезне Бөтенсоюз Ленинчыл коммунистик яшьләр берлегенең 100 еллыгы белән котлыйм!

Чаллы һәм КАМАЗ тарихында комсомол бәяләп бетергесез мөһим роль уйнады. Шәһәрне һәм иң зур автогигантны төзү буенча Бөтенсоюз удар төзелешенә илнең барлык почмакларыннан Ленин комсомолында тәрбияләнүчеләр беренче булып килде. Ул елларда төзүчеләрнең уртача яше безнең шәһәр өчен рекордлы – 23 яшь иде. Бу яшь кешеләр беренче комсомол ячейкалары, беренче яшьләр бригадалары төзеделәр, данлыклы комсомол өмәләре оештырдылар. Үзләренең өлкән иптәшләре белән бергә зур тырышлык куеп, бүген бөтен дөньяга танылган «КАМАЗ» заводын һәм заманча сәнәгать шәһәре  - Яр Чаллы каласы  язмышын алар хәл итте.

Әлеге легендар төзелешнең чишмә башында торган комсомоллар хәзер шәһәребез һәм Республиканың хөрмәтле кешеләре булып торалар. Алар танылган эшче һәм инженерлар, укытучылар һәм табиблар, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре булдылар. Без аларны хөрмәт белән беренче төзүчеләребез һәм беренче юл ярып баручыларыбыз дип атыйбыз,  мөһим карарлар кабул иткәндә, озак вакытлы планнар төзегәндә дә алар белән киңәшәбез. Бу кешеләр - яшь буын чаллылылар өчен батырлык һәм ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм патриотизм, туган шәһәренә һәм халкына тугрылык үрнәге булып мәңгегә калачак.

Озак еллар дәвамында илебез халкының берничә буыны тәрбияләнгән комсомолның иң яхшы идеяләре Чаллы һәм Татарстан Республикасының алга таба үсеше хакына нәтиҗәле эштә ярдәм итеп, чаллылылар күңелендә һәм йөрәкләрендә калыр, дип ышанам.

Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тынычлык телим! Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле комсомоллар!

                                                                                                                               Н.Г. Мәһдиев,

                                                                                                                          Яр Чаллы шәһәре мэры

Дүшәмбе, 29 октябрь 2018, 07:52