Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Екатерина Сергеевна Соболева - Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне 100 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.

Екатерина Сергеевна Кострома өлкәсенең Буй шәһәрендә күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Туган шәһәрендә 4 сыйныфны тәмамлый. Сугыш вакытында оборона окоплары казый. Кияүгә чыга, улы туа. Ире-сугышта катнашкан.

Яр Чаллыга 2018 елның мартында күченә. Өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Дүшәмбе, 29 октябрь 2018, 09:19