Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында университетларның һәм педагогик юнәлештә белем бирүче югары уку йортларында эшләүче математика һәм информатика укытучыларының «XXI гасырда Россия математика белеме» дигән XXXVII Халыкара фәнни семинары узды. Семинар җитәкчесе – Александр Мордкович, ул РФнең атказанган фән эшлеклесе, Мәгариф өлкәсендә РФ Президенты премиясе лауреаты һәм югары сыйныф укучылары өчен алгебра дәреслекләре авторы. Семинар вакытында Россиянең алдынгы галим-методистларыннан очрашулар һәм мастер-класслар узды.

Пленар утырышны Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Әлфинур Галиәкбәрова ачты һәм: «Елдан-ел бу чарада катнашучылар даирәсе һәм географиясе киңәя бара. Шунысы сөендерә: халыкара фәнни семинарда Россия Федерациясенең алдынгы университетлары гына түгел, ә дөньякүләм танылган чит ил югары уку йортлары да тәкъдим ителгән. Семинарда катнашучылар арасында Беларусь, Азәрбайҗан, Таҗикстан һәм Франция вәкилләре булуы аеруча күңелле», – дип билгеләп үтте.

Пленар утырышта математик белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы галимнәр үз докладларын тәкъдим итте: Реймс шәһәре университеты каршындагы педагогия институты филиалларының директоры Федерик Кастель; педагогика фәннәре докторы һәм Беларусиядән физика – математика фәннәре кандидаты Владимир Ермаков заманча математик белем бирү проблемасын күтәрде. 21 гасырда математик белем бирүнең эчтәлеге турында профессор Владимир Тестов (Вологда шәһәре) сөйләде. Пленар утырышны якын чит илләрдән килгән докладчылар дәвам итте: Рәмиз Мөстәллим оглы - педагогика фәннәре докторы, физика-математика фәннәре кандидаты, Баку (Азәрбайҗан) шәһәре профессоры; Йосыфали Хәсәнов - физика-математика фәннәре докторы, Дүшәнбе шәһәреннән (Таҗикстан) профессор.

Пленар утырышның икенче өлешендә: Александр Ястребов– педагогика фәннәре докторы, профессор (Ярославль шәһәре) «Мәктәпләрдә тикшеренү укыту төшенчәсен билгеләү турында» доклад белән; Юрий Дробышев – педагогика фәннәре докторы, профессор (Калуга шәһәре) «Укытуда математика тарихы: чит ил тәҗрибәсен анализлау» дигән темага; Павел Семенов – физика-математика фәннәре докторы, профессор (Мәскәү шәһәре) фәнни-тикшеренү институтында «Математика белеме проекты»  темасына доклад белән; Владимир Орлов-педагогика фәннәре докторы, профессор (Санкт-Петербург шәһәре) «XXI гасырда илебезнең математик белем бирүне үстерү юнәлешләре һәм аларның чишмә башы» доклады белән;Эльмира Галләмова – педагогика фәннәре кандидаты, математика һәм информатика факультеты деканы, математика, физика һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире (Яр Чаллы шәһәре)«Халыкара математик белем бирү үзәген оештыру тәҗрибәсе» доклады белән чыгыш ясадылар.

Семинарның өченче көне укытучылар өчен секцияләргә һәм мастер-классларга багышланган иде.

Дүшәмбе, 29 октябрь 2018, 11:00