Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр һәм КамАЗның төзүчеләренә багышланган стела өчен тавыш бирергә махсус тартмалар «Энергетик» концертлар залы фойесында урнаштырылды, анда «Яшьлек. Яз. Комсомол» дип исемләнгән ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган кичә-концерт узды. Сайлап алу өчен чаллылыларга мемориаль комплекс проектының барлык алты варианты да тәкъдим ителде. Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе аксакаллар советы белән берлектә иң уңайлы форма кулланды: һәркем «Мин беренче төзүчеләргә тавыш бирәм!» дигән жетон алды, аны истәлек билгесе проекты сурәтләнгән урнага салды.

Тавыш бирүдә 450гә якын кеше катнашты, алар арасында Чаллының элеккеге мэры Рәфгать Алтынбаев, шәһәрнең Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Юрий Петрушин, «Кама-Тракс «Транспорт-коммерция фирмасы» генераль директоры Леонид Штейнберг, мәгариф үсеше мәсьәләләре буенча шәһәр мэры киңәшчесе Фәйрүзә Мостафина, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева һәм башкалар бар иде. Нәтиҗәләр урналар ачылганнан соң билгеле булачак.

Шәһәр һәм КАМАЗның беренче төзүчеләре стеласына тавыш бирүне 18 октябрьдә Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе тавыш бирүне башлап җибәрде. Бер көн алдан Башкарма комитетта архитекторлар стеланың үз вариантларын тәкъдим иткәннәр иде. Хәзерге вакытта сигез меңгә якын кеше, үзенә ошаган проектны сайлады. Үз тавышыңны «ВКонтакте» челтәренең «Чаллы шәһәре Администрациясе» төркемендә калдырырга яки ошаган проект өчен +7-905-371-35-39 номеры аша SMS-хәбәр юлларга мөмкин (хәбәр өчен түләү тариф нигезендә алына). Моннан тыш, тавыш бирү өчен стационар тартмалар 1/06 адресы буенча Камаз ветераннар Советы офисында урнаштырылган.

Дүшәмбе, 29 октябрь 2018, 11:39