Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда «Ел лидеры – 2018» балалар һәм яшьләр иҗтимагый  берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре арасында XVI республика конкурсының тантаналы финалы узды. Быел конкурс 16нчы тапкыр оештырыла. «Ел лидеры» исеме өчен 11 яшьтән 30 яшькә кадәрге төбәкара, региональ, җирле балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре һәм коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре һәм лидерлары көрәште. Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында республиканың 29 районыннан 200дән артык кеше катнашты. Көндезге этапка 144 катнашучы узды. Яр Чаллы данын 13 катнашучыдан торган делегация яклады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: «11-13 яшь балалар иҗтимагый берләшмәсе лидеры» номинациясе: 2 урын - Алия Норова, («Балалар мәрхәмәтлек ордены»  мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе); «16-17  яшьтәге балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидеры»  номинациясе: 1 урын – Алинә Байгильдеева, («Ирекле территория» оешмасы), 2 урын – Дарья Белоусова, («Синең балачак инициаторлары»  яшьләр иҗтимагый оешмасы),«18-25 яшьтәге яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидеры» номинациясе: 1 урын – Вероника Ванюшина, (Яр Чаллы) «18-25 яшьтәгеләр арасында балалар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе» номинациясе: 2 урын – Дарья Чучалина, «18-25 яшьлекләр арасында яшьләр иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе» номинациясе: 1 урын – Дмитрий Колесников, («Актив яшьләр корпорациясе»  КБАО), 3 урын – Денис Идрисов, («Шәһәр студентлар советы» муниципаль оешмасы). «26-30 яшьләрдәге яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре» номинациясе: 1 урын – Динара Захарова, (Яшь эшмәкәрләр ассоциациясе» муниципаль берәмлеге). «Ел шәфкатьлесе» номинациясе: Дарья Шарапова («Актив яшьләр корпорациясе» КБАО).  

Дүшәмбе, 29 октябрь 2018, 14:07