Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда яшьләр даирәсендә иреклелек идеяләрен алга этәрүгә һәм ирекле берләшмәләр өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «ДоброГод» проекты старт алды. Проектның координаторы – Яр Чаллы шәһәренең иреклеләр үзәге. Проектта катнашуга 16 яшьтән 30 яшькә кадәрге 4тән 10га кадәр булган ирекле командалар чакырыла. Проектны тормышка ашыру 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Проектта катнашкан иң актив ирекле командаларны бүләкләү 2019 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында узачак.

«ДоброГод» проекты җитәкчесе – Дмитрий Спиридонов, 89991557415, spiridonov@eca-planet.com.

Дүшәмбе, 29 октябрь 2018, 14:51