Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

31 октябрьгә кадәр яшьләрнең «Траектория премиясе һөнәри үзбилгеләнү буенча иң яхшы тәҗрибәләр конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Бәйгене яшьләр эшләре буенча федераль агентлык оештыра. «Траектория премиясе» дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – яшь буынның һөнәри үзбилгеләнешен гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Конкурста яшьләрнең һөнәри ориентациясе буенча чараларны тормышка ашыручы физик һәм юридик затлар да катнаша ала: 18 яшьтән РФ гражданнары; юридик затлар, шул исәптән коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмалар, мәгариф оешмалары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр; РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары; 3 кешедән торган гражданнар коллективлары. Конкурста катнашу өчен гаризалар түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

«Профессиональ сайлау», «Үсеш өчен кадрлар», «Инициатива» бәйгесендә катнашу өчен «Россия яшьләре» АИСда теркәлергә һәм сылтама буенча https://ais.fadm.gov.ru/measures/view/15403 гариза җибәрергә кирәк. Өстәмә мәгълүматны электрон адрес буенча алырга мөмкин: prof@rusenter.com.

Дүшәмбе, 29 октябрь 2018, 15:36