Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Этюд” шахмат-шашка клубында шахмат буенча рейтинг турниры узды. Турнирда катнашу өчен 156 бала гариза бирде. Яр Чаллының яшь шахматчылары FiDE Халыкара шахмат федерациясе версиясе буенча үз рейтингларын күтәрделәр. "Сентябрьский” рейтинг турнирының шәһәр чемпионы исемен яулау өчен кискен көрәштә беренче урынны Пушкин исемендәге 78 нче номерлы лицей укучысы Илья Рәшитов алды, ул 9 турның 8 партиясендә (тренер Рәмзия Самусенко) җиңү яулады. Финишка икенче булып Тимур Нигъмәтуллин чыкты, Камил Фәрдиев өченче булды.

Кызлар арасында 35 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучысы Виктория Журавлева җиңү яулады. Икенче урында – 41нче мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Элеонора Балашова, өченче урында – Пушкин исемендәге 78нче һөнәри лицейның 2нче сыйныф укучысыСәмирә Сәмигуллина.  Катнашучыларның тренеры Рәмзия Самусенко.

Әти-әниләр һәм яшь шахматчылар шахмат-шашка клубы җитәкчелегенә, шәһәр Советы депутаты Николай Атласовка бирелгән бүләкләр өчен шәһәр администрациясенә турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәләр.

Әти-әниләр һәм яшь шахматчылар шахмат-шашка клубы җитәкчелегенә, бирелгән бүләкләр өчен Шәһәр Советы депутаты Николай Атласовка турнирны оештырган өчен шәһәр администрациясенә рәхмәт белдерәләр.

Дүшәмбе, 29 октябрь 2018, 16:38