Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Берничә атна эчендә Яр Чаллыда «Күңел җылысын бүләк ит» хәйрия акциясе кысаларында 10 меңгә якын әйбер җыелды. Автокалада  яшәүчеләр өлкән буын кешеләре, күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм авыр тормыш хәлендә калган чаллылыларга ярдәм йөзеннән җылы әйберләр китерделәр. Акцияне «Шәмәхә НЕОН» иҗади яшьләр оешмасы оештырды.

«Бүгенге көндә чаллылыларның социаль проблемаларга битараф булмауларын аңлау бик күңелле. Без һәм шәһәр яшьләре мохтаҗларга ярдәм итәргә, кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә әзер. Әлеге акцияне елга ике тапкыр уздырабыз һәм акциядә катнашучылар арта гына бара, моның өчен аларга рәхмәт», – ди «Шәмәхә НЕОН» оешмасы җитәкчесе урынбасары Альбина Семенова.

20, 21, 27 һәм 28 октябрь көннәрендә «Нур» яшьләр үзәгендә җыелган кием-салым таратылды. Волонтерлар әйберләрне киеп карарга һәм аларны пакетларга төрергә ярдәм иттеләр. Калган әйберләр шәһәрнең чиркәүләренә һәм мәчетләренә тапшырылачак. 

Сишәмбе, 30 октябрь 2018, 09:03