Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда онкология үзәген төзү проекты турында бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллыда онкология хезмәтен үстерүгә зур эшләр планлаштырыла. Шәһәрдә Республика клиник онкология диспансерының филиалы барлыкка килер дип көтелә.

Марат Садыйков билгеләп үткәнчә, якын арада республикада онкология кластеры үсешенә аерым игътибар биреләчәк. Шулай итеп, Татарстанда 100 урынга исәпләнгән балалар Республика клиник хастаханәсе базасында балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта республикада онкология белән авыручы 8 273 бала исәптә тора. "Балалар арасында онкология авыруларыннан үлүчеләр санын киметү-сәламәтлек саклауның өстенлекле юнәлешләренең берсе», - дип билгеләде Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры.

Республикада шулай ук дәвалау учреждениеләрен модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә, шул исәптән Яр Чаллы шәһәренең 2 нче хастаханәсе биналары комплексы да. Брифинг барышында шулай ук Чаллыдан турыдан-туры тоташу булды, анда 2нче балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы Светлана Бушмакина, шулай ук пациентлар учреждениедә үткәрелгән ремонт буенча уңай фикерләр белдерделәр.

Сишәмбе, 30 октябрь 2018, 12:00