Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген Чаллы картиналар галереясында Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Акимовның "Миф кебек чынбарлык" дигән уникаль күргәзмәсе ачыла. Рәссам эшләре дөньяның берничә шәһәрендә күрсәтелгән, Татарстан Республикасы, Чувашия музейлары фондларында, Россиянең шәхси галереяларында һәм төрле илләрдә сәнгать сөючеләрнең шәхси коллекцияләрендә саклана. Экспозициядә авторның 100дән артык әсәре тәкъдим ителгән. Бу – авыл күренешләре, хатын-кыз портретлары, авыл пейзажлары, хайван сурәтләре, юмор хисе белән «Кечкенә туганнар» сериясеннән төшерелгән картиналар. Күргәзмә 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Якшәмбе, 4 ноябрь 2018, 08:38