Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе 2018 елның гыйнвар-сентябрь айлары өчен шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясады. Мәсәлән, үзләре җитештергән төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр, күрсәтелгән хезмәтләр күләме (кече эшмәкәрлек субъектларыннан башка) 241 млрд сумны тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50 млрд сумга күбрәк. Ваклап сату әйләнеше гамәлдәге бәяләр буенча 108 млрд сум тәшкил итте. 

Моннан тыш, мәгълүматлар буенча, эре һәм урта предприятиеләрдә һәм оешмаларда 2018 елның 1 сентябренә уртача хезмәт хакы 36 052 сум тәшкил иткән.

Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 09:15