Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан эшмәкәрләрен «Лизинг-грант» программасы буенча субсидия алуга сайлап алуда катнашу буенча гаризалар кабул итүне 9 ноябрьгә кадәр озайттылар.

Кече һәм урта бизнес субъектларыннан документлар эш көннәрендә 9:00дан 18:00 сәгатькә кадәр (җомгадан тыш – 9:00дан 16:45кә кадәр) Казанда ике адрес буенча кабул ителә: Петербург урамы, 28, 1 кат (Эшмәкәр йорты); Мәскәү урамы, 55, 125 кабинет («Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге»). Бәйрәм көннәрендә (5 һәм 6 ноябрь) гаризалар Мәскәү, 55 йорт адресы буенча гына кабул ителә.

«Лизинг-грант» программасы – субсидия формасында дәүләт ярдәме (лизинг килешүе буенча техника яки җиһазлар сатып алуга лизинг килешүе буенча конкурс нигезендә бирелә торган аванс түләүләре өлешен түләү).

Конкурста җиңүчегә тотылган чыгымнарның бер өлешен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каплый.

Гариза тутыру өчен формаларны, проект паспортларын, гарантия хатын түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: http://nabchelny.ru/company/page/41/144.

«Лизинг-грант» программасы буенча кирәкле консультацияне 8(843)524-90-90 кайнар линиясе аша, шулай ук 8(8552)305946 телефоны буенча алырга мөмкин. 

Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 17:07