3 ноябрьдән 23 декабрьгә кадәр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре көн саен уздырыла. Сәүдә ГабдуллаТукай яр буенда һәм «Төзүче» стадионы янындагы территориядә иртәнге 8дән 15 сәгатькә кадәр оештырылачак. Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан шундый карар кабул ителде.
«Ипподром» һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә ярминкәләр, гадәттәгечә, һәр атнаныңшимбә көнендә уздырылачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 11:14