Дүшәмбе, 8 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Әлеге сайлап алуда катнашучылар технопарк резидентлары булу гына түгел, ә «КАМАЗ»ҖАҖ кебек эре компанияне үзләренең бизнес-партнеры итү мөмкинлеге дә ала алачак. Үз чиратында, компания вәкилләре башлангыч стадиядә стартаплар белән эшләргә әзер булуларын белдерделәр.

ИТ-парк бизнес-инкубаторына сайлап алу 17-18 ноябрьдә узачак. ИТ өлкәсендә проектлар эшләүче һәм КАМАЗ белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынган командалар itparkchelny.ru сайтына 9 ноябрьгә кадәр гаризалар бирергә тиеш. Читтән торып сайлап алу тәмамланганнан соң, финалга чыгучыларның исемлеге төзеләчәк, аларны Яр Чаллы шәһәренең ИТ-паркына проектларны тәкъдир итү өчен чакырачаклар. Турыдан-туры сайлап алуга чакырылган проектларны экспертларга, шул исәптән КАМАЗ цифрлы трансформация үзәге җитәкчесе Эльдар Шәвәлиевка да тәкъдир итә алачаклар.

Сишәмбе, 6 ноябрь 2018, 12:45