Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Орион" яшьләр үзәге һәм "Гаилә турында" интернет-порталы Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү бүлеге ярдәме белән яшь әниләр арасында "Әниләр көне" шәһәр конкурсы үткәрә. 

Конкурс быел 25 ноябрь - айның соңгы якшәмбесендә туры килә торган Әниләр көненә багышланган. Катнашучыларның яше - 35 яшьтән дә өлкән булмаган хатын-кызлар. Катнашу бушлай.

Конкурста катнашу өчен гариза бирергә, 5 минуттан да артмаган иҗади номер әзерләргә кирәк.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр әлеге адреска pro7ya.ru яки orion.pr@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

Сайлап алу туры 16 ноябрьдә узачак, финал - 24 ноябрьдә.

Белешмәләр өчен телефон: 59-46-83

Чәршәмбе, 14 ноябрь 2018, 15:17