Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнашында территориаль комиссия рәисләре белән тормыш дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне легализацияләү буенча зона киңәшмәсе узды.

Киңәшмә эшендә Яр Чаллы, Актаныш, Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарының территориаль комиссияләре вәкилләре, социаль иминият фондының төбәк бүлеге вәкилләре, Пенсия фондының территориаль бүлекчәләре, Социаль иминият фонды, Салым хезмәте, Прокуратура органнары, дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре катнашты.

Яр Чаллы шәһәрендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен үтәүне тәэмин итү вәзгыяте һәм хезмәт хакын тиешле нормадан түбән түләүче оешмаларга карата күрелә торган чаралар турында Башкарма комитетның социаль планлаштыру бүлеге башлыгы Елена Воронина сөйләде. Ул үз чыгышында Яр Чаллыда хезмәт хакын түләү буенча бурычлар юк дип билгеләп үтте.

2018 елның 1 маеннан Россия Федерациясендә минималь хезмәт хакы аена 11 163 сум тәшкил итә, шул исәптән Россия Федерациясе Хезмәт кодексы таләпләренә дә туры килә.


Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 14:00