Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Энергетик" мәдәният сараенда тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Чаллының 89 гаиләсе сертификатлар белән бүләкләнделәр. Ана капиталы сертификатларын ата-аналарга ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Яр Чаллы шәһәрендәге идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова тапшырдылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Чаллыда ана капиталы буенча 39 меңнән артык сертификат бирелгән. 32 мең гаилә 12,2 млрд сумнан артык акчадан файдаланган. Аларның күбесе финанс ярдәмен торак шартларын яхшыртуга юллаган.

Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 15:02