Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Шәмсенахар Гыйззетдин кызы Нуриәхмәтовага 90 яшь тулды. Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Руслан Козадаев һәм "Лесной-42" ТИҮ рәисе Александр Афанасьев та кушылды.

Шәмсенахар Гыйззетдин кызы Зәй районының Яхшы Килде авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган колхозында эшли. 1950 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Пермь краеның Черновское авылына күченеп китә, анда пенсиягә чыкканчы колхозда эшли. 2008 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши башлый. Шәмсенахар Гыйззетдин кызы ике бала тәрбияләп үстергә, өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 16:12