Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Санитар-экологик айлык кысаларында Чаллыда шәһәр территориясен рәткә китерү һәм яшелләндерү эшләре башкарылды. 45 га үсемлек һәм көнкүреш чүп-чарыннан чистартылды, полигонга 182 куб.м калдык чыгарылды, 110 агач утыртылды. Чарада 144 оешмадан 1600 кеше катнашты, 18 берәмлек техника җәлеп ителде. «Горзеленхоз» ААҖ көче белән Әбсәләмов һәм Техническая урамнары буенча 90 агач утыртылды. Фоменко урамы буенча Комсомол районы администрациясе, «Горзеленхоз» ААҖ һәм «Кызыл тау», «Мәләкәс аръягы», «Бумажник», «Кызыл Чаллы», «Үзәк»ТИҮләретырышлыгы белән 20 юкәбарлыкка килде. Үзәк районыадминистрациясе хезмәткәрләре 35 нче комплекс ягыннан Раскольников урамы буенча газоннарны рәткә китерү эшләрендә катнаштылар. «ПАД» МУП хезмәткәрләре Нагорная урамы буенча 68 нче микрорайонда санкцияләнмәгән чүплекне бетерү буенча эшләр башкардылар.

Җиңүнең 40 еллыгы Һади Такташ, Татарстан, Раскольников урамнары буенча 6,1 га мәйданда газон яңартылды, 11560 агач һәм куак утыртылды. 85 мең кв.м чәчәк түтәлләре чистартылды һәм казылды, 115 кг чәчәк культуралары орлыгы җыеп алынды.  1620 куб. м ком әзерләнде, чәчәк түтәлләре өчен 180 куб.м грунт китерелде. 10,6 мең агач һәм 41,1 мең куак санитар киселде.

Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 16:46