Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Шатлык» яшьләр үзәгендә «Укучы Чаллы» ачык әдәби конкурсының беренче этабы узды. Конкурста катнашу буенча 70тән артык гариза кабул ителде. Катнашучыларга яраткан авторларның әсәрләрен һәм үз иншаларын уку мөмкинлеге бирелде. Өченче ел рәттән Эдуард Асадов, Сергей Есенин, Александр Блок, Габдулла Тукай әсәрләре популярлык казана.

Конкурсның икенче этабы «Мин укырга тәкъдим итәм» дип исемләнгән әдәби кичә булачак. Катнашучыларга үзе яраткан әсәрне тамашачыга җиткерергә һәм аны нәкъ менә укырга күндерергә туры киләчәк. Шулай ук быел материалны тапшыруның яңа форматы – буктрейлер тәкъдим ителде.

Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 16:55