Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы картиналар галереясендә Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Акимовның иҗат эшчәнлегенең 35 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды. Ачылу тантанасында рәссамны ТАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы һәм Минзәлә шәһәренең Мактаулы гражданины, тыл ветераны, Чаллы картиналар галереясына нигез салучы Гөлсабирә Хәкимова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Гайнетдинова, дуслары һәм хезмәттәшләре котлады.

Рәссам эшләре дөньяның берничә шәһәрендә тәкъдим ителгән, Татарстан Республикасы, Чувашия музейлары фондларында, Россиянең шәхси галереяләрендә һәм төрле илләрдә сәнгать сөючеләрнең шәхси коллекцияләрендә саклана. Күргәзмә 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 08:38