Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шушы көннәрдә Автозавод районында яшәүче Зоя Ивановна Леонтьева һәм Кулагина Анастасия Васильевна Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре 95 һәм 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Зоя Ивановна Чуваш АССРның Котлов районының Яңа Төрләмә авылындатуа. Туган авылында 10 сыйныфны тәмамлый. Пединститутка укырга керә, тәмамланмаган югары белемгә ия. Сугыш вакытында танкка каршы чокырлар казый, урман әзерләү эшендә катнаша. Сугыштан соң лаеклы ялга чыкканчы туган авылының балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Кияүгә чыга, ике балалары туа. 2017 елдан бирле Яр Чаллыда яши. Хәзерге вакытта аның ике оныгы, бер оныкчыгы бар.

Анастасия Васильевна Оренбург өлкәсенең Матвеевка авылында, күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 10 сыйныфны тәмамлый, Омск институтына электротехника белгечлеге буенча укырга керә. Сугыш вакытында укыган, җәйге вакытта колхозда эшләгән. Институтны тәмамлаганнан соң беренче эш урыны Златоуст шәһәрендәге электростанция була. Башта ул электромеханик электростанциясендә, аннары техник куркынычсызлык буенча инженер булып эшли. Биредә ул булачак ире белән таныша һәм 1955 елда аңа кияүгә чыга. Алар 61 ел бергә яшиләр һәм ике бала тәрбияләп үстерәләр. 1973 елда гаилә Чаллыга Камаз төзелешенә күченә. Анастасия Васильевна техник бүлек инженеры булып Энергетика идарәсенә эшкә урнаша. Пенсиягә 1986 елда чыга. Бүген Анастасия Васильевнаны кызы, өч оныгы һәм ике оныкчыгы куандыра.

Юбилярлар “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәтләре өчен " медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгәннәр.

Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 10:23