Дүшәмбе, 8 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Гражданнар җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе президенты грантларын бирү буенча икенче конкурста җиңүчеләр билгеле булды. Бу хакта комитет утырышында Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко хәбәр итте. Җиңүчеләр исемлегенә илнең барлык төбәкләреннән 2022 коммерцияле булмаган хөкүмәткә карамаган оешмалар керде. Алар арасында Чаллы проектлары да бар.

Әйтик, Алексей Володинның «Атмосфера» интеллектуаль-креатив шәхес үсешенә ярдәм итү үзәге» социаль-мәдәни проектын тормышка ашыруга 432 мең сум акча алачак.

«Игелекле йөрәкләр берлеге» проекты 357 мең сум күләмендә грант алачак.

«Яр Чаллы шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерүгә ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган оешма «Һәр ишегалдына матурлык» иҗтимагый конкурсы проекты 440 мең сум акча алачак.

"Татарстан Республикасының Кама аръягы төбәгендә яшәүче кешеләргә һәм аларның якыннарына социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә яман шешле затларга ярдәм күрсәтүнең инновацион программасын үстерү» проектын тормышка ашыруга 2 млн 161 мең сум акча алачак.

«Менталь инвалидлыгы булган балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше гаилә клубы» проектын тормышка ашыруга «Могҗиза балалар»дәвалау педагогика үзәге 2 млн. 703 мең сум акча алачак.

 Беренче тур нәтиҗәләре буенча Чаллының алты коммерцияле булмаган оешмасы проектларының гомуми суммасы 8 млн сумнан артып киткән, ә икенче тур нәтиҗәләре буенча 5 оешма 6 млн сумнан артык грант алачак.

Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 10:45