Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Комсомол минем язмышымда» интеллектуаль уены узды. Уенда 18 команда – Комсомол хәрәкәте ветераннары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары, мәгариф оешмалары студентлары, эшләүче яшьләр, шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Сәламләү сүзе һәм котлау сүзләре белән «Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге генераль директоры, ВЛКСМ Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре 1984-1989 елларда Фәрит Бәшәров чыгыш ясады.

Уен нәтиҗәләре буенча шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары советы командасы җиңүче булды. Икенче урында - Фәрит Бәшәров җитәкчелегендәге ВЛКСМ ветераннары командасы, өченче урын «Яшүсмер» үзәге командасына бирелде.

Җиңүчеләр уен партнерларыннан төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм бүләкләр алды, калган командалар катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнде.

Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 11:47