Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17 ноябрьдә Ипподром территориясендә 8:00дән 15:00 сәгатькә кадәр «Татпотребсоюз» предприятиеләренең махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ярминкәдә Татарстан кулланучылар берлегенең 27 предприятиесе: яшелчәләр, ит һәм ит продуктлары, икмәк-күмәч, макарон һәм кондитер әйберләре, шулай ук башка продукция тәкъдим ителәчәк.

Махсуслаштырылган ярминкә үткәрү уңаеннан Ипподром территориясендә шәхси эшмәкәрләргә Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршында), «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә башка мәйданнар биреләчәк.

Моннан тыш, 3 ноябрьдән 23 декабрьгә кадәр көндәлек ярминкә старт ала. Ул «Төзүче» стадионы янында урнашачак һәм иртәнге сәгать 8:00дән 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 

Җомга, 16 ноябрь 2018, 15:23