Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет, шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ике даими депутат комиссиясе утырышы узды. 

Депутатлар Башкарма комитет җитәкчеләре белән берлектә көн тәртибендәге 20 мәсьәлә буенча фикер алыштылар, аларның күбесе төрле муниципаль норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертүгә һәм Шәһәр Советының элек кабул ителгән карарларына кагылышлы иде. Күпчелек үзгәрешләр редакция характерында - документлар федераль закон таләпләренә туры китерелә.

Моннан тыш, Башкарма комитет Шәһәр Советының чираттагы утырышында расланачак ике җәмәгать тыңлаулары үткәрү турында тәкъдимнәр кертте.

Шулай ук депутатлар муниципаль берәмлекнең административ комиссиясе составына, балигъ булмаганнар белән эшләү буенча комиссия составына һәм Шәһәр Советының даими комиссияләре составына үзгәрешләр кертү кирәклеге турында мәгълүмат тыңладылар.

Бүгенге көн тәртибендәге барлык 20 мәсьәлә дә Шәһәр Советының киләсе утырышында каралачак. 

Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 16:08