Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«КАМАЗ» мәдәният сараенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Чаллылыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы һәм Башкарма комитет депутатлары исеменнән Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан белән шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева котлады.

«Безнең илнең үсеш елларында сез безнең җиңүләр бердәмлектә булуын күрсәттегез. Илебез тарихында бердәмлек, көч, бергә туплану үрнәге булып Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүе тора. Тыныч вакытта сез Кама ярларына килдегез һәм батырлыклар кылдыгыз – нәтиҗәдә безнең яраткан Яр Чаллы шәһәре, КАМАЗ автогиганты төзелде. Бүген, Халыклар бердәмлеген күрсәтеп, без күп милләтле тату гаилә булып, төзелеш елларында сез нигез салган иң яхшы традицияләрне дәвам итеп, бу шәһәрдә яшибез», - дип билгеләп үтте Флера Андреева.

Россиядә Халыклар бердәмлеге көне 2005 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Россиядә 1612 елгы вакыйгалар истәлеге итеп билгеләнгән, ул чакта Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе Мәскәүне чит ил илбасарларыннан азат иткән, шул рәвешле илнең кризистан чыгуына өлеш керткән. Ополчениедә рус һәм татар, башкорт һәм чуаш, мари, удмурт һәм башка милләт вәкилләре тупланган була.

Чаллылылар алдында шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Пәнҗешәмбе, 1 ноябрь 2018, 16:22