Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының «Строитель» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгельләнүчеләр 2004 елда туган кызлар командалары арасында Татарстан Республикасы Кубогына мини-футбол ярышларында катнаштылар. Ярышлар Аксубайда узды. Анда республиканың җиде командасы катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча Чаллы футбол командасы җиңү яулады һәм Татарстан Республикасы Кубогына ия булды.

Команданы тренер-укытучы Эдуард Назаров җитәкли.

Җомга, 2 ноябрь 2018, 08:08