Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Халык участковые - 2018» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы башланды. Конкурста Татарстан Республикасы данын Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча полиция бүлегенең өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Дмитрий Гайнанов яклый. Иң яхшы участковыйны интернетта тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар. Чаллылылар 10 ноябрьгә кадәр «Комсомольская правда» нәшрият йорты порталында (www.kp.ru) тавыш биреп, безнең республика вәкиленә ярдәм итә ала.

Тавыш бирүдә катнашу өчен мөһим шартлар:

1.«Комсомольская правда» сайтында теркәлергә www.kp.ru яки социаль челтәрләр аша («Вконтакте», «Одноклассники», «Facebook», «Twitter» һәм башкалар) керергә.

2. Сайтта «Җәмгыять» яки «Конкурслар» бүлеген табарга, анда «Халык участковые - 2018» яки «Халык участковые» баннерына басарга кирәк.

3.  Әлеге бүлектә финалга чыгучыларның һәрберсе турында мәгълүмат урнаштырылган, шулай ук участок полиция хезмәткәрләре эше турында видеопрезентация һәм фоторепортажлар тәкъдим ителгән. Тавыш бирүдә катнашу өчен участок полиция хезмәткәре фотоларына басарга һәм тавыш бирергә кирәк. «Бер аккаунттан» тәүлегенә бер тапкыр тавыш бирергә мөмкин.

Конкурсның беренче этабы полиция бүлекчәләрендә узды. Икенче төбәк этабы Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары сайтларында үткәрелде. Ярты миллионга якын граждан Россиянең һәр төбәгендә иң яхшы участковый өчен тавыш бирде. «Халык участковые - 2018» махсус бүлегендә барлык конкурсантлар турында кыскача мәгълүмат белән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында (www.mvd.ru) танышырга мөмкин.

Җомга, 9 ноябрь 2018, 15:36