Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәр Советы Президиумы XXVII утырышны уздыру урынын һәм датасын билгеләде, шулай ук көн тәртибен раслады.

Шәһәр Советының XXVII утырышы 8 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтә шәһәр мэриясенең 405 залында узачак. 

Көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертелгән. Киләсе утырышта депутатлар ике гавами тыңлаулар датасын билгеләячәк, аерым муниципаль норматив-хокукый актларга һәм элегрәк шәһәр Советының кабул ителгән карарларына үзгәрешләр кертеләчәк, шулай ук башка мөһим мәсьәләләрне караячак.

Утырыштан онлайн трансляция алып барылачак.

Җомга, 2 ноябрь 2018, 11:39