Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13-14 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Сәнәгатьтә цифрлы трансформация. Халыкара тәҗрибә һәм Россия практикасы» конференциясе узачак.

Форумның максаты – сәнәгатьне цифрлаштыру буенча иң яхшы дөнья һәм Россия тәҗрибәсен тапшыру, машина төзелеше тармагын, чиктәш тармакларны үстерү макрорегиональ стратегиясен формалаштыру һәм Россия территориясендә Кооперацияле инвестиция проектларын гамәлгә ашыру.

Чара кысаларында инновацияләргә дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган ярдәм күрсәтү һәм бизнесны үстерү, субконтрактация һәм кооперация, робот техникасы өлкәсендә яңа базарлар һәм аларны куллану мөмкинлекләре мәсьәләләре каралачак. Форум ике көн дәвам итәчәк.

Алдан теркәлү мәҗбүри һәм машфорум.рф. форумының рәсми сайтында ачык.

Якшәмбе, 11 ноябрь 2018, 15:49