Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы «Сәнгать төне – 2018» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Акция кысаларында 3 ноябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Сәнгать берләштерә» дигән девиз астында бәйрәм кичәсе узачак. Чара китапханәдә сәнгать бүлеге ачылуга 40 ел тулуга багышлана. 15:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр кунакларны кызыклы программа көтә: рәссамнар күргәзмәсен ачу, Чаллының танылган шагыйрьләре, музыкантлары белән очрашулар, төрле мастер-класслар, танып-белү викториналары һәм башкалар. Акция төрле яшьтәге чаллылыларга исәпләнгән. 

Җомга, 2 ноябрь 2018, 14:26