Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр һәм КАМАЗның беренче төзүчеләренә багышланган стела өчен тавыш бирү дәвам итә. Атна башында мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе әйдәп баручы шәһәр пабликлары белән берлектә онлайн-тавыш бирүнең икенче этабын башлап җибәрде һәм шәһәр халкына проектларның яңартылган фотосурәтләрен тәкъдим итте. Онлайн-тавыш бирүдә 5030 кеше катнашты, ә аларның гомуми саны якынча 65 меңне тәшкил итә. Тавыш түбәндәгечә бүленде (2 ноябрь көнне 13:00 сәгатькә алынган нәтиҗәләр буенча):

Беренче урында (1724 тавыш) «КАМАЗ һәм шәһәр бердәм» стеласы варианты.

Икенче урында шәһәр һәм КАМАЗның беренче төзүчеләренә стела, Владимир Нестеренко проекты (1320 тавыш).

Тавыш бирүдә өченче урынны 5нче номерлы «Техник прогресс» варианты (893 тавыш) алып тора.

Тавыш бирү 18 октябрьдә башланды һәм 18 ноябрьдә тәмамланачак. Шәһәрдәшләрнең берничә төрле ысуллар белән сайлау мөмкинлеге бар: онлайн, +7 (905)-371-35-39 номерга смс-хәбәр юллау аша, шулай ук КАМАЗ ветераннары советында һәм Башкарма комитет бинасында урнашкан тавыш бирү өчен махсус тартмаларга талон салып.

Тавыш бирү дәвам итә. 

Җомга, 2 ноябрь 2018, 16:07