Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә Шәһәр Советының регламент, хокук тәртибе һәм халык иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре; гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау, мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт мәсьәләләре эшчәнлеге буенчаөч даими комиссиясенең уртак утырышы узды.

Депутатлар Башкарма комитет вәкилләре белән берлектә төрле муниципаль норматив-хокукый актларга кертелә торган һәм Шәһәр Советының элек кабул ителгән карарлары турында фикер алыштылар. Соңгы карар Шәһәр Советының киләсе утырышында кабул ителәчәк.

Күпчелек үзгәрешләр редакция характерында - документлар федераль закон таләпләренә туры килә.

Моннан тыш, Башкарма комитет Шәһәр Советының чираттагы утырышында расланачак ике ачык тыңлаулар үткәрү турында тәкъдимнәр кертте.

Шулай ук депутатлар муниципаль берәмлекнең административ комиссиясе составына, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия составына һәм Шәһәр Советының даими комиссияләре составына үзгәрешләр кертү кирәклеге турында мәгълүмат тыңладылар.

Җомга, 2 ноябрь 2018, 11:12