Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                     Хөрмәтле чаллылылар!

                                 Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

Бу көнне без дүрт гасыр элек Козьма Минин һәм Дмитрий Пожарский байраклары астына басып, Мәскәүне чит илбасарлардан азат иткән халкыбызның батырларча үткәненә хөрмәт күрсәтәбез. Россия халкы үзенең алдагы тарихы дәвамында бергә туплану һәм теләсә нинди куркыныч алдында бердәм фронт булып чыгыш ясау осталыгын күрсәтте. Бу күренеш күпмилләтле халкыбызның иң зур үзенчәлекләреннән берсе булды.

Бөек Ватан сугышында зур Җиңү бердәмлекнең иң ачык күрсәткече булып тора. Алар – олысыннан алып кечесенә кадәр, сугыш кырларында да, тылда да моңарчы күрелмәгән каһарманлык күрсәтеп, туган җирнең иреген һәм бәйсезлеген яклауга күтәрелгәннәр.

Еллар узгач та, бердәмлек, тынычлык һәм татулык төшенчәләре үзенең актуальлеген югалтмый. Алар безнең җәмгыятькә эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә алга таба хәрәкәт итү өчен кирәк. Тырышлыгыбызны берләштереп кенә без Чаллы, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең уңышлы үсешенә юнәлдерелгән бурычларны хәл итүдә лаеклы нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә җылысы, игелек һәм иминлек телим. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле чаллылылар!

                                                                                                                                       Н.Г. Мәһдиев,

                                                                                                                                      Яр Чаллы шәһәре мэры

Якшәмбе, 4 ноябрь 2018, 07:53