Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                                           Хөрмәтле чаллылылар!

Шәһәр Советы, Башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

26 ел элек Татарстан тормышында истәлекле тарихи вакыйга булды. Бу көнне кабул ителгән яңа Конституция республиканың сәяси һәм икътисади эшчәнлектә ышанычлы үсешенә нигез салды. Бу еллар дәвамында ул күпмилләтле халыкның хокук һәм ирекләренең ышанычлы гаранты булды һәм шулай булып кала да.

Чаллыда, бөтен республикадагы кебек үк, Конституциянең төп принципларын уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү һәм автокалада яшәүче барлык халыкларның күпгасырлык тарихи традицияләрен саклап калу өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең шәһәр 80нән артык милләт вәкилләре өчен туган шәһәренә әверелде. Без уртак тарих һәм уртак киләчәк белән бер гаилә булдык. Барыбызга бергә КАМАЗны беренче төзүчеләрнең, ата-бабаларбызның казанышларын арттырырга, балаларыбызның иртәгесе көнгә ышанычы булсын һәм үсеш алсын, Чаллы шәһәрендә һәм илебезнең иң прогрессив төбәкләренең берсендә – Татарстан Республикасында эшли алсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк.

Бу бәйрәм көнендә чын күңелдән бәхет, игелек һәм иминлек телим. Гаиләләрегездә тынычлык һәм иминлек булсын, ә уңыш барлык эшләрдә һәм башлангычларда юлдаш булсын!

                                                                                                                                   Н.Г.Мәһдиев,

                                                                                                                          Яр Чаллы шәһәре мэры

Сишәмбе, 6 ноябрь 2018, 07:55