Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсенең кулланучылар базары бүлеге хәбәр иткәнчә, шәһәрдә 20 млн сумнан артык 970 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.

Ярминкә мәйданчыкларын оештыруны бәяләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов килде.

Җитәкче фермерлар белән аралашты, бәяләр белән кызыксынды һәм оештыру дәрәҗәсенең югары булуын билгеләп үтте. Бу атнадан ярминкәләр эшендә үзгәрешләр булды. «Строитель» стадионы янындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе көн саен эшләячәк һәм 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә Тукай районы фермерлары үз продукциясен сатачак. Башка мәйданчыкларда – «Южный» агросәнәгать паркында һәм Ипподромда – ярминкәләр шимбә көннәрендә узачак.

Шимбә, 3 ноябрь 2018, 10:37