Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында узды. Яңгыр булуга карамастан, бирегә Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет, иҗтимагый оешмалар, партия вәкилләре, җирле активистлар һәм чаллылылар җыелды. Тантаналы чараны Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева ачты.

«Нәкъ менә бу көнне без 400 елдан артык Минин һәм Пожарский байрагы астында булган һәм Мәскәүне чит ил илбасарларыннан азат иткән халкыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтәбез. Без бүген, Кама елгасында автогигант,искиткеч шәһәребезне төзегән ветераннарыбызга, бу эшләрне башлап йөрүче беренче төзүчеләребезгә рәхмәт белдерәбез», - дип билгеләп үтте Флера Андреева.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова да чаллылыларны Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итте.

Чаллы яшьләре исеменнән шулай ук Шәһәр студентлар советы рәисе Давид Арушанян чыгыш ясады.

Чара «мәңгелек ут»ка чәчәкләр салу белән төгәлләнде.

Якшәмбе, 4 ноябрь 2018, 11:37