Дүшәмбе, 8 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Беренче төзүчеләрнең хезмәт батырлыгына багышланган монументаль комплекс өчен тавыш бирү берьюлы өч мәйданчыкта алып барыла: онлайн, КАМАЗ ветераннары советында һәм Башкарма комитет бинасында урнаштырылган урналарга купоннар белән тавыш бирү һәм sms-хәбәр аша үзең сайлаган вариантның номерын җибәреп. Тавыш бирү 18 октябрьдә башланып китте. Бу вакыт эчендә 14 мең кеше катнашты. Күп өлеше -  «Вконтакте» социаль челтәрендә (12 497 кеше) тавыш бирде.

Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре:

1 Вариант – Шәһәр һәм КАМАЗның беренче төзүчеләренә Стела: 3 524 тавыш;

2 Вариант – КАМАЗ һәм  шәһәр бердәм: 2537 тавыш;

3 Вариант – Үсеш кыясы Стеласы: 966 тавыш;

4.1. Варианты – КАМАЗ - кеше хезмәте җимеше: 1624 тавыш;

4.2. Варианты – КАМАЗ - кеше хезмәте җимеше: 1160 тавыш;

5 Вариант – Техник прогресс Стеласы: 2686 тавыш җыйды.

Махсус урналар ярдәмендә 1000гә якын кеше тавыш бирде (нәтиҗәләр ачылганнан соң билгеле булачак). Sms-тавыш бирүдә 185 кеше катнашты. Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе Аксакаллар советы белән берлектә шәһәрнең зур чараларында күчмә тавыш бирү үткәрә.

Тавыш бирү 18 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Чәршәмбе, 7 ноябрь 2018, 14:21