Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14 ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә «Кунаклар» социаль-мәдәни проекты кысаларында тагын бер иҗади очрашу узачак. Проектның чираттагы спикеры - Чаллының КВН Лигасы чемпионы, КВН телевизион беренче лигасында катнашучы, Stand Up Chelnyны оештыручы, «Стендап трансляциясе» интернет-шоу катнашучысы, «Рассмеши комика» шоуы җиңүчесе Ильяс Хәсәнов булачак. Ул, яраткан эшең белән шөгыльләнгәндә, ничек акча эшләргә мөмкин булуы турында сөйләячәк һәм аудиторияне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

20 ноябрь көнне яшьләр үзәгендә гүзәл затлар белән очрашу кысаларында Лера Калера матурлык серләре белән уртаклашачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Кунаклар» проектының төп максаты – чаллылыларның профессиональ һәм шәхси сыйфатларын төрле яклап үстерү һәм камилләштерү өчен кирәкле шартлар тудыру.

Чәршәмбе, 14 ноябрь 2018, 11:09