Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Балалар мәрхәмәтлек ордены» балалар иҗтимагый оешмасы лидеры, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей укучысы Алия Норова «Россия иреклеләре»Бөтенроссия конкурсының «Мөстәкыйль тормышның гади рецептлары» социаль проекты белән «14 яшькә кадәрге балаларга ярдәм» номинациясендә катнаша.  

Проект авыр үсеш патологиясе булган инвалид балаларны гади кулинария ашларын әзерләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Конкурсантларга ярдәм йөзеннән халык тавыш бирүе игълан ителде. Конкурста барлыгы 15839 проект катнашты. Аның финалында халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә 220 катнашучыдан өчесе сайлап алыначак. Сылтама буенча биредә тавыш  бирергә мөмкин.

Алия Норова – «Минем инициатива» республика конкурслары җиңүчесе (2017, 2018 елда), «Ел лидеры 2018» Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре республика конкурсы, «Россия иреклеләре» республика конкурсы җиңүчесе.

Пәнҗешәмбе, 8 ноябрь 2018, 08:08