Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Яшьләр массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмати эш буенча актив мәктәбендә «Вакыйгаларны узып» укулары башланды. Укуларның беренче көнендә «Нур» яшьләр үзәгендә видео, текст, фото юнәлешләре буенча өч мастер-класс үткәрелде. Алдагы теоретик дәресләр 10 һәм 11 ноябрьгә планлаштырылган.

Мастер-классларда катнашучылар 3 баллы шкала буенча бәя алалар, анда 1 – канәгатьләнерлек, 2 – яхшы, 3 – бик яхшы. Нәтиҗәләрне СТУДПРОФ.РФ сайтында яки «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемдә: https://vk.com/studprofschool табарга була.

Чара «СТУДПРОФ.РФ» яңалыклар яшьләр медиапорталы редакциясе тарафыннан «Нур» яшьләр үзәге һәм шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән оештырыла. Дәресләр агымдагы ел ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм анда катнашучылар ахырдан сертификатлар алачаклар. 

Чәршәмбе, 7 ноябрь 2018, 11:52