Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13 ноябрь көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында, «Кама» КВН Лигасының 1/2 финал уены узачак. Башлана 18.30 сәгатьтә.

Командаларга 3 конкурс сынавын узарга туры киләчәк:

- визит карточкасы (5-6 минут);

- видеоблок (2-3 минут);

- музыкаль фристайл (3 минут).

Интеллектуаль ярышта 6 команда көч сынашачак. 8-11 ноябрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә командалар редактор тикшерүе узачак.

12 ноябрьдә шунда ук программа әзерләү башланачак, аны 13 ноябрьдә катнашучылар жюри һәм юмор яратучылар хөкеменә тәкъдим итәчәкләр.

Билетларны Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы кассасында алырга мөмкин, тел.: 8 (8552) 34-40-64.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (927) 467-52-24.

Сишәмбе, 13 ноябрь 2018, 10:05